Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефть» гыйнвар-апрельдә табышын 0,7 процентка арттырган
2,17 млн тонна нефть чыгарылган, 764,8 мең тонна чимал эшкәртелгән
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Татнефть» апрельдә 2 млн 173 мең 369 тонна нефть чыгарган, бу узган елгы шушы ук вакыттагының 101 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның 4 аенда табыш 8 млн 668 мең 623 тонна булган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,7 процентка күбрәк.
94 скважина (узган ел – 92) төзелгән, аларның 75 е «Татнефть» өчен, өчесе - битумга, 68е - файдалануга, 7 - разведка өчен. «Татнефть-Самара» өчен бер разведка скважинасы тапшырылган.
Апрельдә Түбән Каманың «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы тарафыннан 764,8 мең тонна чимал эшкәртелгән, ел башыннан - 2 млн 967, 4 мең тонна. 735,5 мең тонна нефть продуктлары җитештерелгән, ел башыннан алып - 2 млн 841,8 мең тонна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз