news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татнефть электр энергиясе куллануны киметә

Татнефть электр энергиясе куллануны киметә

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). 2004 елда "Татнефть" ААҖ энергетика ресурсларының барлык төрләре буенча энергия саклау программасын гамәлгә кую нәтиҗәсендә 151,5 мең тонна шартлы ягулыкны экономияләгән. Компаниянең генераль директорының беренче урынбасары Наил Ибраһимов хәбәр итүенчә, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда, 18,5 процентка күбрәк. Электр энергиясен производствода куллану 2003 ел белән чагыштырганда, 1,4 процентка кимегән.

Узган ел "Татнефть" "Татаэлектросеть" ДУП файдасына төп производство белән бәйле булмаган энергия объектларын тапшыруны тәмамлады. Моннан нефть компаниясе балансында чит оешмалар һәм халык яшәү пунктлары кулланган электр тапшыру һәм станция линияләре билгеле булуы ачыкланган. "Татэлектрсеть" кә барлыгы 509 энергия объекты тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100