news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Татнефть" экологик стратегия проектын эшләгән

Документ 2025 елга кадәр исәпләнгән

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ, Әнвәр Маликов). "Татнефть" ААҖ 2016-2025 елларга экологик стратегия проектын эшләгән. 

РФның энергетика һәм экология өлкәсендәге стратегик документларыннан тыш,  элегрәк кабул ителгән корпоратив документлар да стратегия нигезе булып хезмәт иткән. Хәзерге вакытта "Татнефть" ААҖ нең сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау, 2000-2015 елларга экологик программа, 2010-2020 елларга ресурсларны саклау программасы өлкәсендәге сәясәте гамәлдә.

Стратегия проектында төп максатлар сыйфатында: куркынычсыз хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләрнең һәм компания эшчәнлеге районнарында яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау; әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү; табигый ресурслардан рациональ файдалану күрсәтелгән. Моның өчен "Татнефть", аерым алганда, иң яхшы технологияләрне үзләштерергә, яңа экологик куркынычларын киметү буенча превентив чаралар кулланырга вәгъдә итә. Компания, проектта язылганча, җитештерүдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен үзенең барлык фәнни-техник потенциалыннан файдаланачак.        

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100