news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” Директорлар советы эре проектларны гамәлгә ашыру барышын тикшерде

“Татнефть” Директорлар советы эре проектларны гамәлгә ашыру барышын тикшерде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Агымдагы елның сигез аенда компания бюджеты үтәлеше тикшерелде, IV кварталга бюджет расланды, “Татнефть” матбугат хезмәте.

Бүген Директорлар советы Ашальчи чыганагында битум нефте табу буенча тәҗрибә-сәнәгый эшләр торышы турындагы мәгълүматны тыңлады. “Татнефть”нең башкарма дирекциясенә бу юнәлештә эшләргә йөкләнде. Утырышта 2010 елга кадәр “Татнефть” ваклап сату челтәрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Стратегия планы расланды, Россия төбәкләрендә автозаправкалар челтәрен киңәйтү һәм яңарту буенча максатчан программалар кабул ителде. Компаниянең башкарма дирекциясенә әлеге документларны тормышка ашыру өчен “Татнефть”нең нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе составында проект менеджерлары төркемен оештырырга кушылды. Шулай ук Түбән Камала нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү барышы каралды. Объектта төзелеш эшләре элек тәгаенләнгән план буенча бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot