Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татнефть» Директорлар советы 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
(Казан, 22 май «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта 2019 елның дүрт ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Агымдагы елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларында 7 млн 252 мең тонна нефть чыгарылган. 130 яңа нефть чыгару һәм 88 җылыту скважинасы файдалануга тапшырылган.
2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, продукцияне сатудан брутто кереме 44,2 млрд сумга арткан һәм 240,6 млрд сум тәшкил иткән. Төяп җибәрелгән продукцияне сатудан нетто (өстәлгән бәягә салымнан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) 39,1 млрд сумга арткан һәм 205,1 млрд сум тәшкил иткән. Чиста табыш 13 млрд сумга арткан һәм 50,3 млрд сум тәшкил иткән.
Утырышта Директорлар советы әгъзаларына «Татнефть» акцияләрен инвестиция ягыннан җәлеп итү турында тармакның башка алдынгы компанияләре белән чагыштыруда мәгълүмат тәкъдим ителде, компания инвесторларын кызыксындырган төп мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз