news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” Директорлар советы 2018 елның беренче кварталына йомгак ясады

Өч ай эчендә “Татнефть” ГАҖ 7 млн 13 мең тонна нефть чыгарган. 138 нефть чыгаручы яңа скважина һәм 40 басым ясаучы скважина гамәлгә кертелгән.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” гамәви акционерлык җәмгыятенең чираттагы утырышын уздырды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Утырышта 2018 елның дүрт ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм июнь аена бюджеты расланды. Быелның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турында фикер алышынды.

Өч ай эчендә “Татнефть” ГАҖ 7 млн 13 мең тонна нефть чыгарган. 138 нефть чыгаручы яңа скважина һәм 40 басым ясаучы скважина гамәлгә кертелгән.

2017 елның шушы чорына карата төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән килер-брутто 22,2 млрд сумга арткан һәм 196,4 млрд сум тәшкил иткән. Төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән килер-нетто (НДС, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан гайре) 21,1 млрд сумга арткан һәм 166 млрд сум тәшкил иткән. Чиста табыш 7,9 млрд сумга арткан һәм 37,3 млрд сум тәшкил иткән.

Директорлар советы “Татнефть” компанияләр төркеме буенча берләштерелгән финанс хисаплылыгына, шулай ук 2017 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеген җәмгыятьнең ревизия комиссиясе һәм “Прайсвотерхаус Куперс Аудит” АҖ аудиторлар компаниясе уздырган тикшерүләргә йомгак ясады.

Шулай ук утырышта Директорлар советы комитетларының башка хисаплары да каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot