Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татнефть” Дала Зәй тугае үсеше мастер-планын әзерләүгә 14, 5 миллион сум вәгъдә итә
Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс быелның 27 ноябреннән 2020 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган архитекторлардан һәм икътисадчылардан торган төркемнәр Әлмәткә килеп, Дала Зәе елгасы тугае да кергән 1700 га территориянең үсеш мастер-планын әзерләячәк. Бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар мастер-план төзү буенча халыкара конкурсны ачык дип игълан иттеләр.
«Конкурсның максаты — территорияне үстерүнең иң яхшы мастер-планын сайлап алу. Бурычыбыз — берничә шәһәр төзелеше концепциясен булдыру, дала Зәе тугаеның ландшафтын реабилитацияләү, территориянең комплекслы үсешен күзаллау. Иң мөһиме — тәкъдим ителгән сценарийны икътисади яктан нигезләү», — дип аңлатты әлеге конкурсны оештыру өчен җаваплы «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.
Ул конкурста катнашу өчен архитектура чишелешләре генә җитмәвен, икътисади өлешнең дә әһәмиятен ассызыклады. «Конкурс ике өлештән тора. Конкурста барлык ышанычлы командалар катнаша алачак. Икенче өлешендә командалар урынга килеп эшләячәкләр. Бу конкурс теоретик кына түгел, кабинетта утырып кына катнашып булмаячак», — диде Сергей Георгиевский.
Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс быелның 27 ноябреннән 2020 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк. Конкурсның приз фонды — 14,5 миллион сум. Конкурсның бөтен документациясе рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак.
Конкурсның инициаторы — Әлмәт шәһәре администрациясе һәм «Татнефть» җәмгыяте. Конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз