Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татнефть” Чирмешән районы социаль объектларын төзекләндерүгә 72 миллион сум акча биргән
Әлеге акчаларга мәдәният йортлары, мәктәпләр рәткә китереләчәк.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). “Татнефть” Чирмешән районы социаль объектларын төзекләндерүгә 72 млн 100 мең сум акча бүлеп биргән. Бу хакта “Безнең Чирмешән” яза.
Әлеге булышлык хисабына Әмир һәм Югары Чегодай авыллары мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Андый ”бәхет” быел тагын ике мәдәният йортына елмаерга мөмкин.
Югары Чегодай мәдәният йортында 6 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш. 1966 елда төзелгән бинаның моңа кадәр түбәсен һәм тәрәзәләрен яңартканнар иде инде. Хәзер исә, идән, түшәмнәрне яңарту, яңа җылылык системасы, электр үткәргечләре сузу ниятләнә. Бинага су, канализация керәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев әйтүенчә, нефтьчеләр биргән акчага Кармыш, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Әккәрәй авыллары мәктәпләре һәм Әккәрәй балалар бакчасының биналарын җылытып тышлаячаклар. Соңгы икесендә мультидек дигән материал кулланылса, калган мәктәпләр сайдинг “киячәк”. Бу объектларның күбесендә эш башланды инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз