news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” “Болгар номерлары”ның тарихи йөзен яңадан кайтарырга әзер

“Татнефть” “Болгар номерлары”ның тарихи йөзен яңадан кайтарырга әзер

(Казан,10 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бөек шагыйрь Габдулла Тукай соңгы көн гомерен кичергән (1907-1913 еллар) Казандагы элеккеге “Болгар номерлары” кунакханәсе үзенең тарихи йөзен саклап калырга тиеш. Әлеге фикерне журналистларга “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов җиткерде. Ул шул ук вакытта: “Күп еллар начар хәлдә булган бинаны, гамәли күзлектән караганда, сүтеп ташлавы җиңелрәк булыр иде” дип билгеләп узды. Хәзерге вакытта әлеге бинаның хуҗасы булган нефть компаниясе, аның язмышы буенча кызыксынган учреждениеләрдән тәкъдимнәр көтә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Шәфәгать Тәхәүтдиновның сөйләшүе дә булган инде.

Мөмкин булган вариантларның берсе итеп, генераль директор бинаның алга диварын тиешле реконструкция ясап саклап калуны һәм Тукай яшәгән номерда мемориаль бүлмә төзүне атады. Әгәр яраклы тәкъдимнәр булмый икән, “Татнефть” әлеге бинадан баш тартачак, чөнки аңа карата бернинди бурычы да юк, дип билгеләп узды компания башлыгы.

“Болгар номерлары” – ХIХ гасырның архитектура һәйкәле. Кирпечтән төзелгән өч катлы бина шәһәрнең түбән өлешендә Мәскәү урамы (элеккеге Киров урамы) һәм Татарстан урамнары чатында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында урнашкан. Йорт 1866 елда архитектор Романов проекты буенча сәүдәгәр Аппаков тарафыннан төзелгән булган. Җәмигъ мәчете каршында һәм Печән базары белән янәшә урнашкан “Болгар номерлары” татар зыялылары арасында популярлык белән кулланылган. Беренче катта нәшрият һәм китап кибетләре урнашкан булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100