Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татнефть – АзнакайРемСервис” җәмгыяте коллективы “Капитальщик көне” уздырды
Быелның сигез аенда гына да коллектив 626 скважинаны сафка бастырган
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Татнефть – АзнакайРемСервис” җәмгыяте коллективы “Капитальщик көне” уздырды, дип хәбәр итә “Маяк” хәбәрчеләре.
Кайчандыр катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча махсус предприятие булдыруны “арбага бишенче тәгәрмәч”, ягъни вакытлы күренеш дип кенә санаган пессимистлар да үзләренең ялгышларын күптән таныгандыр.
Азнакай капитальщиклары тарихы 1977 елдан башлана. 34 ел вакыт эчендә зур тәҗрибәле, барлык проблеманы уңышлы хәл итүгә сәләтле, тотрыклы эшләүче бердәм коллективка әйләнде ул. Биредә бүген җитештерүнең яңа төрләрен үзләштерәләр. Шуларның берсе – буровиклар килгәнче шурф һәм юнәлеш бораулау. Хәзер алар скважиналарның ян кәүсәсен тишеп, токым бораулау кебек катлаулы операцияләрне дә уңышлы уздыралар. Быелның сигез аенда гына да коллектив 626 скважинаны сафка бастырган, башкарган эшләренең гомуми күләме 1 миллиард 200 миллион сумнан артып киткән. Капремонт узган һәр скважинаның тәүлеклек нефть бирүчәнлеге уртача 2,4 тоннага үскән. Бу, үз чиратында, заказчыларга өстәмә рәвештә 56 мең тоннадан артык нефть алу мөмкинлеге биргән.
Капиталь ремонтчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү чыгышында “Татнефть – АзнакайРемСервис” ҖЧҖнең башкаручы директоры Илдар Маннапов бу турыда горурлану хисләре белән сөйләде, фидакарь хезмәтләре өчен эшче-хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде.
Илдар Камилович җитмешкә якын хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР Энергетика министрлыклары, “Татнефть” ААҖ, “Татнефть – РемСервис” идарә итү компаниясе ҖЧҖ һәм Азнакай җәмгыяте Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. “Татнефть” ААҖнең Мактаулы нефтьчесе” билгесенә ЦИТС начальнигы Олег Рябченко, “Татнефть – РемСервис” идарә итү компаниясенең Мактаулы хезмәткәре” исеменә 3нче цехның күтәрткеч машинисты Әнәс Садриев лаек булды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов капремонтчыларны җитәкчелек һәм депутатлар корпусы исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, төбәгебезнең социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләде, аларга алга таба да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде. Бораулаучы ярдәмчесе Булат Нургалиев, бораулаучылар Радик Гыйсмәтов, Әлтәф Халиков, Радик Вәлиев, слесарь-ремонтчы Нияз Мусин, аппарат инженеры Айгиз Гарифуллинны районның Мактау грамотасы белән бүләкләде. Электрик-мастер Мурат Галиев, аппаратның административ-хуҗалык бүлеге начальнигы Илдар Даутов, профсоюз комитеты рәисе Фәнис Шәмсетдиновка Азнакай районының 80 еллыгына багышлап чыгарылган медаль тапшырды.
Бәйрәмдә шулай ук 2010 елның “Иң яхшы ПНП и КРС цехы”, “Иң яхшы КРС бригадасы”, ”Иң яхшы ПРЦЭ и ЭО бригадасы” исемнәре бирелде, 2 – 3 урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Коллективта яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, культура-масса эшләрен алып баруга, спортны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Әлеге чараларны уңышлы тормышка ашыручылар бәйрәмнең аерым бүләкләренә лаек булды.
Җыр-биюләр, җылы котлау сүзләре белән үрелеп барган “Капитальщик көне” анда катнашучылар өчен чын бәйрәм булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз