Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татнефть-АзнакайРемСервис” беренче яртыеллыкка йомгак ясады
Бу чорда 468 скважина сафка бастырылып заказчыларга тапшырылган, 2010 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 83 кә күбрәк
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районының Балалар иҗаты үзәгендә “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ коллективының 2011 елның беренче яртыеллыгы йомгакларына багышланган конференциясе узды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы хәбәрчеләре.
Җәмгыятьнең яртыеллык эшенә аның башкаручы директоры Илдар Маннапов йомгак ясады. Илдар Камилович “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖнең 2011 елның яртыеллыгына билгеләнгән җитештерү һәм социаль-икътисади күрсәткечләрен тулысы белән үтәп чыгуын әйтте. 468 скважина сафка бастырылып заказчыларга тапшырылган. 2010 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 83 кә күбрәк. Татарстан Республикасы чикләрендә 5 скважина ремонтланган, шул исәптән, 3се - Саратов өлкәсендәге газ скважиналары.
2011 елда “Татнефть-АзнакайРемСервис” өр-яңа, дөресрәге күптән онытылган эшчәнлек төрләрен үзләштергән. Нәтиҗәдә яңа эш күләме һәм урыннары барлыкка килгән. Ике ай эчендә 3 нче цехның КРС бригадасы тарафыннан 2 скважинада ян кәүсәләр борауланган. Хисап чорында 893,4 миллион сумлык эш башкарылган. Заказчылардан алынган скважиналарны ремонтлау планы үтәлгән. Капиталь ремонт ясалган скважиналардан өстәмә рәвештә 28,3 мең тонна нефть алынган (планнан тыш 10 мең тонна). Бер скважинага исәпләгәндә, ул тәүлегенә 2,5 тонна туры килә. Хезмәт җитештерүчәнлеге 20 процентка арткан. Скважиналарны ремонтлауга тотылган чыгымнар һәм вакытны кыскарту буенча шактый чаралар күрелгән. Ярты елда ремонтлау вакыты 6967 сәгатькә кыскартылган, бу максатта кертелгән төрле чаралар нәтиҗәсендә 28 миллион сум экономия ясалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз