news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть-АзнакайРемСервис” 550 скважинага капиталь ремонт ясаган

Жәмгыять бригадалары быел “Татнефть-Северный”, “Татойлгаз”, “Лукойл-Пермь” компанияләренә дә хезмәт күрсәтә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ быелның 10 айлык план-заданиеләрен уңышлы башкарып чыккан. Шушы вакыт эчендә 550 скважинага капиталь һәм 194 скважинага агымдагы ремонт ясалган. Бу эштә 1 нче (Азнакай) һәм 4 нче (Җәлил) цехлары аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Алар 228 һәм 232 шар скважинага капиталь, агымдагы ремонт уздырган.
“Татнефть” ААҖнең 5 төп нефть һәм газ чыгару идарәләреннән тыш, җәмгыять бригадалары быел “Татнефть-Северный”, “Татойлгаз”, “Лукойл-Пермь” компанияләренә дә хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot