news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татнефть-арена" комплексында республика күләмендәге Чыршы бәйрәме башланды

Бәйрәмдә Татарстан Президенты катнаша.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның "Татнефть-арена" сараенда Татарстанның төп Яңа ел чыршы бәйрәме башланды.

Уналтынчы тапкыр үткәрелә торган Президент чыршысына 7 меңнән артык укучы чакырылган. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Билгеле булганча, республика чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, олимпиадаларда җиңүче призерлар, шулай ук, авыр хәлле гаиләләрдә үсүче балалар чакырыла.

Тамашаның асылына Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкияте куелган. Төп геройлар Герда һәм Кай урынына Гөлшат һәм Камил чыгыш ясый. Ә Кар патшабикәсе компьютер дөньясында гәүдәләнеш таба. Көн саен Кар патшабикәсе хезмәтчеләрен вакытларын компьютер алдында сарыф итүче балаларны эзләргә җибәрә. Камил шундый балаларның берсе булып, Кар патшабикәсе тозагына эләгә. Гөлшат энесен коткарырга омтыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot