news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть Арена”кассаларында Казанда узачак финал уеннарына билетлар сатыла башлады

15 апрельгә кадәр алучылар өчен билет 500 сумнан 1000 сумга кадәр тора, ә унбишеннән соң алучыларга 100 сумга артыграк түләргә туры киләчәк

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). 15 апрельдә Гагарин кубогы өчен көрәшнең хәлиткеч ахыргы этабы башлана. “Ак Барс” беренче 2 уенны Балашихада көндәшләре бозында уздырачак. 19 һәм 20 апрель көннәрендә финал очрашулары Казанда узачак. “Ак Барс” -МВД очрашуының Казанда узачак матчларына “Татнефть Арена” кассаларында инде билетлар сатыла башлады, дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты. 15 апрельгә кадәр алучыларга билет 500 сумнан 1000 сумга кадәр төшәчәк, ә унбишеннән соң алучыларга 100 сумга артыграк түләргә туры киләчәк.
Казан бозында узачак матчлар Мәскәү вакыты белән кичке 7 дә башлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot