news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть Арена»га тамашачыларны урыннарның 70 процентына гына кертәләр

Тамашачыларга аренага керү коронавируска каршы вакцинация узу яисә авырганлык фактын раслаучы QR-код күрсәткәндә генә рөхсәт ителәчәк.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Татнефть Арена»да хоккей матчын карарга тамашачыларны трибуналарның 70 процентына гына кертәчәкләр. 11 октябрьдән КХЛда Казан «Ак Барс»ы матчлары җанатарлар шул нисбәттә булганда гына үткәрергә рөхсәт ителә, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте. 

Тамашачыларга аренага керү коронавируска каршы вакцинация узу яисә авырганлык фактын раслаучы QR-код күрсәткәндә генә рөхсәт ителәчәк.

Хоккей матчларында «Татнефть Арена»ның сыйдырышлылыгы 8900 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, уеннарны 6230 җанатар карый алачак. 

«Ак Барс» үз кырында 17 октябрьдә Хабаровск «Амур»ына каршы уйнаячак. Иртәгә казанлылар Уфада «Салават Юлаев»ка каршы сезондагы икенче матчны уйнаячак.

Көнчыгыш конференция таблицасында «Ак Барс» дүртенче урынны били, аның активында 17 матчтан 23 очкосы бар.

Татарстанда бүгенге көннән коронавирус таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән яңа чикләү чаралары гамәлгә керде. Күп кенә урыннарга QR-код булганда гына кереп була. Аны ничек алу турында «Татар-информ» элегрәк язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100