news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть-Арена” боз сараенда КФУның беренче курс студентлары бәйрәм итте

Быел Казан университетына барлыгы 9341 абитуриент укырга кергән

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан федераль университетында белем көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Беренче курслар өчен бәйрәм тантанасы “Татнефть-Арена” Боз сараенда узды. Быел үзенең 210 еллык юбилеен каршылаучы Казан университетына барлыгы 9341 абитуриент укырга кергән. Студент тормышына әле яңа гына аяк баскан беренче курсларны Белем көне белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады.

“Студент еллары – кеше тормышындагы иң матур чак. Сезне мавыктыргыч, эчтәлекле яңа тормыш көтә. Үз максатларына омтылганнар гына уңышка ирешә. Шуңа күрә омтылыгыз, укыгыз, белем алыгыз!” – дип сәламләде студентларны Фәрит Мөхәммәтшин.

КФУ ректоры Илшат Гафуров, үз чиратында, университет биргән зур мөмкинлекләр турында сөйләде. “Нәкъ менә бүгеннән сез безнең хезмәттәшләребезгә әверелеп, КФУ коллективына килеп керәсез. Сезнең белем алырга гына түгел, иҗади һәм спорт юнәлешендә дә сәләтләрегезне ачарга мөмкинлегегез булачак. Шуңа күрә алардан файдаланып калырга, илебезнең лаеклы кешеләре булырга тырышыгыз”, – диде ректор үзенең чыгышында.

Үз вакытында Казан университетында белем алган Илсур Метшин да беренчеләрне Белем көне белән тәбрикләп, теләкләрен җиткерде: “Мин сезне бу истәлекле көнегез белән котлыйм. Университетка башка авыл-шәһәрләрдән килгән студентларны аеруча билгеләп үтәсем килә. Казан сезнең туган шәһәрегезгә әверелсен иде!” - дип теләде шәһәр башлыгы.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов исә КФУның илебездәге иң көчле югары уку йортларының берсе булуын белдерде. “Төп теләгем шул: уку йорты сезгә кирәкле булган, ныклы белем бирсен иде”, – диде ул.

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң югары балл җыйган беренче курс студентлары Закир Шакиров һәм Камилә Муллакаевага тантаналы төстә студент билетлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнәдә университетның бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясады. Беренчеләр ул кичәдә оәхәтләнеп күңел ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100