Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татнефть Арена» боз сараен тутырып килгән тамашачылар «Ак Барс» җиңүен күрә алмады
Казан командасы Уфа хоккейчыларына оттырды.
Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына 2:3 исәбенә җиңелде. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Матчка бөтен билетлар да сатылып беткән иде.
Әлеге ике команда бу сезонда инде икенче тапкыр очрашты, беренчесендә «Ак Барс» Уфада 3:0 исәбе белән җиңгән иде.
Беренче периодның уникенче минутында «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Степан Санников исәпне ачты (0:1). Периодның соңгы минутында Александр Хмелевский «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2).
Икенче периодның җиденче минутында «Ак Барс»лылар артка калышуны киметте, Илья Сафонов гол кертте (1:2). Унөченче минутта, «Салават Юлаев» күпчелеге вакытында, сакчы Шакир Мөхәмәдуллин Уфа командасын тагын бер алкага алга чыгарды (1:3).
Өченче периодта «Ак Барс» капкачысын алмаштырды, бозга Әмир Мифтахов урынына Тимур Билалов чыкты. Өченче минутта, Казан командасы күпчелектә уйнаганда, әлеге уенда «Ак Барс» капитаны вазифасын башкаручы Вадим Шипачёв гол кертте (2:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Мифтахов (Билалов);
- Дыняк – Шипачёв – Сафонов, Евсеев – Войнов;
- Галиев – Семёнов – Радулов, Хенкель – Лямкин;
- Кагарлицкий – Галимов – Петров, Адамчук – Хафизуллин;
- Лукоянов – Бурмистров – Глухов (Быков), Юдин.
«Салават Юлаев»
- Ежов (Кареев);
- Кулёмин – Хмелевский – Дроздов, Мёрфи – Мөхәмәдуллин;
- Сучков – Кадейкин – Шмелёв, Науменков – Коледов;
- Башкиров – Алалыкин – Пустозёров, Бирюков – Цулыгин;
- Бочаров – Картаев – Санников, Панин – Антипин.
«Ак Барс» 24 октябрь көнне Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» командасына каршы көч сынашачак. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз