news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татнефть-Арена” 2013 елгы Универсиадада волейбол буенча финал ярышларын кабул итәчәк
Бүген FISU делегатлары алда торган Универсиаданың волейбол турниры узачак ареналарын тикшерде
Скопировать ссылку
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Халыкара студентлар спорты федерациясе комиссиясе Казанда 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасында волейбол ярышларын кабул итәчәк уннан артык спорт аренасын тикшерде.
Спорт комплекслары белән танышканнан соң (алар Бөтендөнья студентлар уеннары барышында волейболчылар өчен ярышлар һәм күнегүләр үткәрү ареналары булачак) FISU ның волейбол һәм пляж волейболы буенча техник директоры Марк Теннант журналистларга мәйданчыкларның ярышларны кабул итәргә әзерлек дәрәҗәсе турында үз фикерен җиткерде. Экспертлар «Татнефть-арена», «Бустан», «Москва», Волейбол үзәге, «Олимпиец», «Төзүче», «Ватан», «Тулпар», «Зилант», «Триумф» спорт комплексларын карады.
FISU делегатының сүзләренә караганда, Олимпия уеннарында волейбол турниры үткәрү өчен 2 спорт комплексы, ә Универсиада өчен ярышлар уздырыла торган – 5 һәм күнегүләр үткәрү өчен 5-6 арена кирәк. Марк Теннант ассызыклап үткәнчә, инде бүген үк Казанда волейбол турнирларын кабул итә алучы һәм регламентның барлык таләпләренә җавап бирүче комплекслар җитәрлек. “Казан волейбол традицияләренә бай, - диде ул. – 2013 елгы Уеннар барышында волейбол ярышлары күпләгән тамашачыларны җәлеп итәр дип уйлыйм”.
“Без Халыкара таләпләргә җавап бирүче күпсанлы волейбол ареналарын күреп хәйран калдык, - дип сүзен йомгаклады Марк Теннант. - 2013 елгы Универсиадада волейбол турниры югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм”. Аның сүзләренә караганда, волейбол ярышларында 24 ир-егетләр һәм 16 хатын-кызлар командасы катнашачак.
“Казанга визит ясаганнан соң без дөнья җәмәгатьчелегенә Татарстан башкаласында волейбол турниры өчен менә дигән ареналар төзелүе хакында хәбәр итәчәкбез”, - дип белдерде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2