news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» ААҖ тарафыннан быел 16 нефть чыгару урыны ачылган

Шуларның 10сы – Татарстан территориясендә

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Шушы ел дәвамында «Татнефть» ААҖ һәм аның предприятиеләре капиталы катнашында быел 16 нефть чыгару урыны ачылган, шуларның 10сы – Татарстанда, 3се – Самара һәм 2се – Оренбург өлкәләрендә, 1се – Сирия илендә.

 «Татнефть» компания группалары буенча А+В+С1+С2 категорияләрендә суыртылган нефть һәм конденсаты үсеше 62,7 млн. тоннадан артып киткән, шуның  44,5 млн. тоннасы – Татарстан җирендә. Бу хакта әлеге компания матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot