news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» ААҖ социаль программаларны туктатырга җыенмый – Наил Маганов

Әлмәттә нефть табучы компания коллективының конференциясе узды

  (Әлмәт, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Мәликов). Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ хезмәт коллективының конференциясе узды, анда 2015 елга коллектив килешүе имзаланды.

Конференциядә ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, сервис компанияләре, бүлендек җәмгыятьләр вәкилләре, Әлмәт нефть институты, Әлмәт политехник техникумы һәм Лениногорск нефть техникумы укытучылары һәм студентлары катнашты.

Узган ел компания өчен нәтиҗәле һәм уңышлы булды, куелган бурычлар үтәлде, запаслар тулыландырылды, диде “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов. Аның сүзләренә караганда, 2015 ел катлаулы булырга охшаган. Кризиска каршы чараларның берничә төре эшләнгән. “Тетнефть” өстенлекле бурычларны үтәүдән баш тартырга җыенмый, беренче чиратта, үзкыйммәте түбән булган нефть чыгарудан, бу максатка алдынгы технологияләрне кертү, энергия нәтиҗәлелеге, сакчыл производство һәм чыгымнарны оптимальләштерү исәбенә ирешү ниятләнә. Шулай ук нефтьнең авыр чыгарыла торган запасларын эшкәртү дәвам ителәчәк, шул исәптә табигый битум, чөнки алар озак вакытлы перспективага исәпләнгән, дип билгеләп үтте Наил Маганов.

Техник җиһазларны яңарту мәсьәләсе игътибар үзәгенә алыначак. “ТАНЕКО” проектларын гамәлгә кую – мазут чыгаруны тулысынча туктату һәм югары сыйфатлы мотор мае һәм бензин чыгару стратегик бурыч булып кала. Катлаулы вакыт булуга карамастан, "Татнефть" ААҖ социаль программаларны туктатырга җыенмый, дип ассызыклады гендиректор.

Генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары – компаниянең баш инженеры Наил Ибраһимов “Татнефть” ААҖ коллективының эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, 2014 елда компания 26,2 млн тонна нефть чыгарган, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 115 мең тоннага күбрәк. Моннан тыш,  Россиянең Татарстаннан читтәге башка төбәкләрендә “Татнефть”нең бүлендек предприятиеләре 306 мең тонна нефть чыгарган. 2014 елда Татарстанның нефть компанияләре тарафыннан барлыгы 33, 1 млн тонна нефть табылган.

Компания “ТАНЕКО” да нефть эшкәртү күләмен арттыру, Әшәлчедә югары үзлекле нефть ятмаларын эшкәртүне киңәйтү, Түбән Кама ТЭЦ, шиннар комплексын һ.б. модернизацияләү кебек стартегик проектларны гамәлгә куюны дәвам итә. “Татнефть”, җитештерү эшчәнлегеннән тыш, нефть төбәгенең торак пунктларын төзекләндерү, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонтында актив катнаша. Компаниянең чыгымнарны оптимальләштерү өчен резервлары бар. Аның сүзләренә караганда, бүген “Татнефть” алдына читтән кертелгән товарны алмаштыру бурычы куелган. Беренче тәҗрибә бар, “ТАНЕКО” төзелешендә кулланылган 75 процент җиһаз Россиядә җитештерелгән иде.

“Татнефть” ААҖ 2014 елгы коллектив килешүе үтәлеше һәм 2015 елга килешү проекты турында компаниянең профком рәисе Гомәр Яруллин белдерде. Аның мәгълүматларына караганда, коллектив килешүендә язылган барлык бурычлар үтәлгән. “Татнефть” төркемнәре хезмәткәрләренә социаль программа буенча 1010 фатир бирелгән. Быел 1200 фатирлы 10 йорт төзеләчәк.

“Татнефть” елдан-ел социаль бурычларын арттыра, диде үз чыгышында ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның социаль иминлеге һәм икътисади көндәшлеге компаниянең ничек эшләвеннән тора. 2014 елда республикада тулаем төбәк продукты 1 трлн 660 млрд сум тәшкил иткән, аның 580 млрд сумы “Татнефть”кә туры килә, дип билгеләп үтте ул. Р.Сабиров компания коллективына хезмәт казанышлары өчен ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Җыелыш тәмамланганда Наил Маганов белән Гомәр Яруллин имзалаган 2015 елга коллектив килешүендә компаниянең персонал алдында барлык социаль бурычлары шул килеш калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot