news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” ААҖнең 2014 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.

Утырышта 2014 елның 7 аенда «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, «Татнефть» ААҖнең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте белешмәсендә әйтелгәнчә, хисап чорында компания 12,986 млн. тонна нефть чыгарылган, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,4 %ка артыграк санала. Нефтькә кушылган газ чыгару күләме 435 млн. куб. метр булып, бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,2 %ка күбрәк. Шул арада 131 яңа скважина файдаланышка кертелгән, аларда нефть чыгару 115,6 мең тонна тәшкил иткән.

Әшәлче ятмасында беренче яртыеллыкта 106,8 тонна югары үзле нефть чыгарылган. Барысы әлеге нефть чыгару урында эшли башлаудан 432,4 мең тонна югары үзле нефть суыртылган.

Төяп озатылган продукцияне сатудан быел гыйнвар-июнь айларында брутто-керем 305 млрд. сум тәшкил иткән: ул, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,4 %ка артык.

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча табыш 48,4 млрд. сум булган. «Татнефть» компанияләр төркеме буенча гомуми инвестицияләр саны 24,1 млрд. сум тәшкил иткән, нефть чыгару өлкәсенә 13,8 млрд. сум җибәрелгән.
Директорлар советында «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100