news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» ААҖ горизонталь бораулау буенча югары нәтиҗәләргә иреште

Компания горизонталь скважиналар бораулау өлешен 70 процентка кадәр җиткерергә ниятли

  (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Әнвар Маликов). 2015 елда «Татнефть» ААҖ горизонталь скважиналар бораулау өлешен 70 процентка кадәр җиткерергә ниятли.
“Татнефть” компаниясендә бу юнәлештә техник һәм технологик чаралар комплексы эшләнгән. Бу комплекс сыналган һәм Татарстан нефть ятмалары урыннарында гамәлгә ашырылган. 2011-2013 елларда “Татнефть” 150 дән артык горизонталь скважина бораулаган. Компаниядә белдерүләренчә, бу комплекс республикада нефть табышын тотрыклы итү һәм үстерү системасында мөһим булып тора.

Быел “Татнефть” җитәкчеләре һәм белгечләренең “Горизонталь скважиналарны кулланып Татарстан Республикасы нефть ятмаларын эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрү” эше фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot