news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татнефть” ААҖ 2010 елда беренче Директорлар советы утырышы узды
Анда каралган мәсьәләләрнең берсе- юбилейга әзерлек
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда 2009 елда компаниянең бюджеты үтәлеше йомгаклары игълан ителеп, февраль аена бюджет кабул ителде.
Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, утырышта, аерым алганда, нефть сайланыш нормалары һәм 2009 елда запаслар үсеше хакында сүз булган. Хисап чорында компаниягә караган предприятиеләр тарафыннан ятмалардан 25,85 млн. тонна “кара алтын” чыгарылган. Шул рәвешле, 2008 ел күрсәткече, 0,33 процентка арттырылган. Узган елда 280 яңа скважина кулланышка кертелгән. Яңа скважиналарның уртача дебиты тәүлегенә 9,5 тонна тәшкил иткән. Узган ел табылган барлык нефть күләменең 45 процентка якын өлешен ятмаларның нефть бирү сәләтен күтәрү ысулларын куллану тәэмин иткән. Бу чорда югары үзле нефть табу буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре уңышлы дәвам иткән.
“Татнефть” үзенең лицензияле территориясендә 82 ятмада эшләр алып бара. 2009 елда республикада нефть запаслары үсешен тәэмин итүгә дә зур өлеш кертелгән. Узган ел аның күләме республика буенча 44,5 млн. тонна булса, шуның 41 млн. тоннага якынын С1-С2 категориясе буенча үткәрелггән геологик разведка эшләре тәэмин иткән.
Быел “Татнефть”нең юбилее – оешуына 60 ел тула. Шул уңайдан ел дәвамында республиканың нефтьче ветераннарына өстәмә матди ярдәм, башка төрдәге ярдәм күрсәтү буенча, нефтьчеләрне хөрмәтләү чаралары узачак. Юбилейга багышлап махсус фәнни-гамәли конференцияләр, бәйрәм чаралары да оештырылачак. Төп юбилей чаралары исә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә туры китереп 4 сентябрьдә нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә узачак.
Директорлар советы утырышында шулай ук акционерларның ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән. Ул 25 июньдә Әлмәттә узарга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2