news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» 2019 елда «кара алтын» чыгаруны 29,7 млн тоннага кадәр җиткергән

«ТАНЕКО» комплексында нефть продуктлары җитештерү 10 млн тонна булган.

«Татнефть» 2019 елда «кара алтын» чыгаруны 29,7 млн тоннага кадәр җиткергән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган ел нәтиҗәләре буенча «Татнефть» 29,7 млн тонна нефть чыгарган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 264 мең тоннага күбрәк. «ТАНЕКО» комплексында углеводород чималын эшкәртү 10,7 млн тоннага кадәр җиткән. Бу хакта «Татнефть»нең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Добыча сверхвязкой нефти в декабре составила 263,2 тыс. тонн с начала 2019 года — 2,7 млн тонн с плюсом в 785,7 тыс. тонн к показателям 2018 года», — уточнили в пресс-службе.

Узган ел нефтьчеләр 726 яңа скважина төзеп, файдалануга тапшырылган. 2018 елда тапшырылган скважиналар саны 628 булган. Катламны гидроаеру 823 скважинада башкарылган, бу нефть бирүне арттырырга мөмкинлек тудырган.

«2019 елның декабрендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы 1 млн тоннадан артык чимал эшкәркән, ә ел башыннан — 10,7 млн тонна», — диделәр матбугат хезмәтендә.

«ТАНЕКО»да автомобиль бензины җитенштерү 2019 елның февралендә башланды. Автомобиль бензиннарын җитештерү һәм озатуга стартны Россия Президенты Владимир Путин биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100