news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Татнефть" 2009 елда социаль ипотекага 2 млрд. сум юнәлдергән
2010 елда компания республика ипотека программасы буенча йортлар төзелешен дәвам итәчәк
Скопировать ссылку
(Әлмәт, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 2010 елда "Татнефть" ААҖ республика социаль ипотека программасы кысаларында торак йортлар төзелешен дәвам итәчәк. Бу хакта генераль директор Шәфәгать Тәхаутдинов сүзләренә искәрмә ясап компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания эшчәнлек алып барган Татарстанның көньяк-көнчыгышта урнашкан барлык шәһәрләрендә дә төзелеш дәвам итә. Төзелешнең якынча программасы буенча, 2010 елда 1165,98 млн. сумлык гомуми мәйданы 51,7 мең квадрат метр булган 7 йортны (803 фатир) файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта социаль ипотека буенча фатир алуга “Татнефть” төркеменнән 5 меңнән артык кеше чиратта тора.
2005 елдан башлап программа эшли башлаган чордан "Татнефть" компанияләр төркеме хезмәткәрләре өчен 4542,1 млн. сумлык гомуми мәйданы 266,7 мең квадрат метр булган 4 меңгә якын фатир файдалануга тапшырган. Шулай ук 2009 елда 1576 млн. сумлык гомуми мәйданы 68,5 мең квадрат метрлы 1039 фатирлы 11 торак йорт төзелгән.
Файдалануга тапшырыла торган фатирларның 30 проценттан артыгы яшь гаиләләргә тапшырыла. 2005–2009 елларда "Татнефть" компанияләр төркеме хезмәткәрләре өчен 901,8 млн. сум күләмендә башлангыч взнос түләгән, структура бүләкчәләре хезмәткәрләре өчен - 544,7 млн. сум.
"Татнефть" 2009 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 2 млрд. сум акча күчергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2