news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Татнефть” 2009 елда экология өлкәсенә 4 миллиард сум акча юнәлткән
Компания өч ел эчендә сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга 5,7 миллиард сум акча сарыф иткән
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” ААҖ 2009 елда экология куркынычсызлыгы һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану программаларын гамәлгә ашыруга 4 миллиард сумга якын акча юнәлткән. 2007-2009 елларда сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә корпоратив программаны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум сарыф итү планлаштырылган, чынлыкта өч ел эчендә 5,7 миллиард сум акча тотылган. Кичә Казанда узган экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе киңәйтелгән киңәшмәсендә компаниянең җитештерү идарәсе башлыгы – баш инженер урынбасары Владимир Фадеев әнә шул хакта хәбәр итте.
Сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен “Сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә “Татнефть” ААҖ тарафыннан алып барыла торган сәясәт” гамәлгә ашырыла. Имин хезмәт шартларын тәэмин итү, персонал һәм халыкның сәламәтлеген саклау, әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү, табигый ресурслардан рациональ файдалану өстенлекле бурычлардан санала.
В.Фадеев китергән мәгълүматларга караганда, юл буе полосаларын яшелләндерү программасы кысаларында автомобиль юллары кырыенда “Татнефть” ААҖ тарафыннан 395 мең агач утыртылган, шуның 43 меңнән артыгы – 2009 елда. Җир өсте һәм җир асты суларының сыйфатын контрольдә тоту өчен компания эшчәнлек алып бара торган территориядә мониторинг системасы эшли. Су объектларын саклау чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә зур елгаларда хлоридлар, нефть һәм нефть продуктларының күләме нормага туры килә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot