news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татмедианың вендинг аппаратыннан «Салават күпере» журналын алып бетергәннәр

Яңа сан сатуга 10 июльдә чыгачак, редакция бу юлы “колаклы” журнал әзерли.

Татмедианың вендинг аппаратыннан «Салават күпере» журналын алып бетергәннәр
Рамиль Гали

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тукай мәйданы» метро станциясендә урнаштырылган газета-журналлар сата торган аппаратыннан «Салават күпере» журналын сатып алып бетергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га журналны укучы хәбәр итте, ул журналның июнь санын сатуда таба алмавын әйтте. 

«Салават күпере»нең сатуга чыгарылган тиражы төрле метро станцияләрендә, Республика клиник хастаханәсе һәм Ветераннар госпиталендә урнаштырылган вендинг аппаратларына, шулай ук йөзләп сату ноктасына куелган иде. Күп кенә киоскларда, шул исәптән «Тукай мәйданы» метро станциясендә журналның июнь саны сатылып бетте. Берничә данә редакциядә калды, укучыларны Декабристлар урамы, 2 йортта урнашкан редакциябезгә чакырабыз, журнал бәясе 50 сум», — дип аңлатты «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 

Журналның июль саны 10нчы июльдә сатуга чыгачак. «Беренче мәртәбә „колаклы“ журнал әзерлибез, ул песи йөзе формасында булачак, үзе бер уенчык кебек. Эчендә бүләк тә бар — ябыштыргычлар. Журналның темасы — йорт хайваннары. Кызыклы, матур сан килеп чыга, укучыларыбыз бу санны да яратырлар дип уйлыйбыз», — дип сөйләде баш мөхәррир. 

«Салават күпере» журналы җиде яшькә кадәрге балаларга тәгаенләнгән. 

«Татмедиа» чыгарган газета-журналлар Казанда 101 сәүдә ноктасында һәм 10 вендинг аппаратында сатыла. Вендинг аппаратларын быел апрель аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да сынап күрсәттеләр. Сәүдә нокталарының адреслары биредә язылган. Тиздән газета-журналларны сату нокталары Татарстан районнарында да барлыкка киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100