news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»һәм «Апснымедиа» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

«Татмедиа»һәм «Апснымедиа» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген Абхазия Республикасы башкаласы Сухум шәһәрендә «Татмедиа» һәм «Апснымедиа» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Апснымедиа» медиатөркеме генераль директоры Роберт Джопуа имза салды.

Тантанада шулай ук Татарстан Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Абхазия Республикасы Халык Җыены-Парламентының Бюджет, кредит оешмалары, салым һәм финанслар комитеты рәисе Беслан Халваш, Татарстан һәм Абхазия массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

Килешү төзү инициативасы быелның май аенда, Абхазия медиаменеджерлары Татарстан Республикасына килеп, «Татмедиа» тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң туа.

«Килешү күбрәк үзара ярдәмгә кагыла: беренчедән, мәгълүмат алмашу, икенчедән, без инновацион модельләр, укыту программалары белән уртаклашырга һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ярдәм күрсәтергә әзер», — дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» җәмгыятендә процессларның оештырылуы һәм эшчәнлеге, шулай ук медиа үсеше перспективалары турында сөйләде.

Роберт Джопуа билгеләп үткәнчә, республикалар арасында тәҗрибә алмашу инде башланган һәм алар «Татмедиа» хезмәткәрләренә онлайн режимда уздырылган белем бирү семинарлары өчен рәхмәтле.

Беслан Халваш билгеләп үткәнчә, Татарстанның бик зур тәҗрибәсе бар, республика күп өлкәләрдә алдынгы позицияләргә ирешкән. «Безгә тугандаш республикадан күп нәрсәне үзләштерергә кирәк. Татарстан һәрвакыт Абхазиягә ярдәм итте, безнең халык моны хәтерли», – диде ул.

«Татмедиа» медиахолдингы — Россиядә иң зурлардан санала, аңа 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал һәм 14 радиоканал керә. Шулай ук социаль челтәрләрдә 3,7 миллион язылучысы белән 350 профиль гамәлдә. Компаниядә 1500 хезмәткәр эшли.

«Апснымедиа» — Абхазия Республикасы медиатөркеме. Аның составына «Апсны» һәм «Республика Абхазия» ике республика газетасы, шулай ук «Апсныпресс» мәгълүмат агентлыгы керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100