news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»да «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Татмедиа»да «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Бүген «Татмедиа» агентлыгында «Ялкын» беренче республика мәктәп медиалары патриотик фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Коллегалар белән бу эшкә алынганда аның никадәр масштабы булачагын күз алдына да китермәгән идек. Чын зур бәйрәм килеп чыкты. Алга таба да очрашырбыз, бу юнәлешне үстерүне дәвам итәрбез, дип өметләнәм. Бу вакыйгага өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, барлык җиңүчеләрне котлыйм!» – дип белдерде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Җиңүчеләр ике төп номинациядә билгеләнгән: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы».

Рус телендәге иң яхшы мәктәп медиасы дип Казанның Совет районындагы 175нче гимназиянең «Медиазвезды / МедиаЙолдызлар» командасы танылды. Укучылар Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең V Глобаль яшьләр саммитында түләнә торган стажировка узу өчен сертификат белән бүләкләнде.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Икенче урынны Казанның Совет районы Лицей-инженерлык үзәгенең «Инженерлык медиа үзәге» яулады. Өченче урында – Казанның Яңа Савин районындагы 177нче лицейның «Квартал» балалар медиатехнологияләр студиясе.

Фестивальнең төп бүләге – гран-при «Иң яхшы мәктәп массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә Әлмәттән килгән «Digital Kids» («Диджитал академия») балалар цифрлы киңлегенә тапшырылды.

Мәннән тыш, «Ялкын» фестивале җиңүчеләре «Алтын каләм» фестиваленең финалына үтү мөмкинлегенә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot