Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа»да «Вертикаль видео – яңа тренд» практикумы тәмамланды
«Татмедиа»да «Вертикаль видео – яңа тренд: Shorts-контент җитештерүне ничек куярга?» дип аталган практикум тәмамланды. Ул вертикаль форматтагы сторителлинг-видеолар эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән иде.
Алты сәгать дәвамында практикумда катнашучылар – хәбәрчеләр, SMM-белгечләр, баш мөхәррирләр һәм район редакцияләренең операторлары вертикаль видеороликлар ясауның нечкәлекләрен өйрәнде.
Фото: © Жанна Иркина
Видеосторителлинг технологиясен камил үзләштергән район массакүләм мәгълүмат чаралары «Мамадыш-информ», «Биектау хәбәрләре», «Питрәч-информ»ның SMM- белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Шулай ук «Татмедиа-видео» белгечләре дә профессиональ серләре белән бүлеште. Әлеге бүлек видеосторителлинг булдыруга махсуслашкан. Бер ел эчендә «Татмедиа-видео» хезмәткәрләре авторлыгындагы вертикаль роликлар социаль челтәрләрдә 25 миллионнан артык карау җыйган.
Фото: © Жанна Иркина
Практикумда катнашучылар спикерларны гына тыңлап калмады, телефонда видеороликлар монтажларга да өйрәнде. 150 катнашучының һәрберсе көн дәвамында үзенең видеотарихын төшереп һәм монтажлап өлгерде. Алар үз роликларын спикерларга тәкъдим итте һәм семинар тәмамлангач, укыту курсын уңышлы узу турында сертификат алды.
Видеосторителлинг – «Татмедиа» редакцияләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Телевидение хезмәткәрләре дә, газета журналистлары да телефонга төшереп, вертикаль роликларны үзләре монтажлый. 2025 елда «Татмедиа» редакцияләре ясаган видеотарихлар социаль челтәрләрдә 60 миллионнан артык карау җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз