news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да Татарстанның элеккеге матбугат министры Шамил Хамматов белән хушлаштылар

«Татмедиа»да Татарстанның элеккеге матбугат министры Шамил Хамматов белән хушлаштылар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанда «Татмедиа» бинасында Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов белән хушлашу мәрасиме узды. Ул кичә 77 яшендә вафат булды.

Хушлашу мәрасимен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

«Күптән түгел генә съездда (авт. – Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды) Шамил Шәмси улы белән күрешкән идек. Бу безнең өчен зур югалту. Шамил Шәмси улы бөтен гомерен журналист эшенә багышлады. Ул билгеле Хамматовлар нәселеннән. Алар журналистикада зур эз калдырды. Шамил Шәмси улы бервакытта да битараф булмады. Һәрвакыт талантлы, иҗади иде. Ул берлек тормышы белән кызыксынып торды, килә иде. Аның искиткеч характеры турында әйтми калмыйча булмый. Аның белән аралашу бик җиңел иде. Без аны шундый итеп истә калдырырбыз», - дип сөйләде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев мәрхүмне үзенең укытучысы буларак кабул итүен әйтте. «Шамил Шәмси улы белән без бергә эшләдек. Ул кешеләрне яратты, бөтен кешегә тигез карады, һәркемгә игътибар бирергә тырышты. Ул һәр сүзне урынлы кулланырга, дөрес язарга өйрәтте. Бу – бик зур мәктәп. Аның өчен белемне башкаларга җиткерү мөһим иде. Аның тормышы җиңел булмаган, чөнки ул совет чоры баласы. Шулай да, ул милли эшкә, милли мәдәнияткә үз өлешен кертергә тырышты», – диде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Шамил Хамматовның авыр елларда министр булып торуын ассызыклады. «Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Искиткеч династия. Шамил Шәмси улы: «Генетик яктан журналист булырга кирәк», – дип әйтә иде. Ул чыннан да сүз белән эшли белә торган талантлы журналист иде. Мин хәбәрче булып эшләгәндә бу бина катларында күп тапкыр очраштык. Шулай да, мин аны министр итеп истә калдырдым», – диде ул.

Римма Ратникова Шамил Хамматовның әтисе турында хәтерне саклавын билгеләп үтте. «Без бергәләп Казанның бер урамына Хамматовлар исемен бирү өчен документлар җыйдык. Ул әтисе яшәгән йортка истәлек тактасы куя алды. Урамга исем бирү мәсьәләсенә, бәлки, яңадан кайтып булыр. Бу безнең өчен, профессиягә хөрмәт булсын өчен кирәк», – диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Ринат Билалов редакциядә Шамил Хамматов башлаган эш дәвам ителүен әйтте. «Шамил Шәмси улы безнең хәзерге эшкә нигез салган. Ул чыгара башлаган «Татарские края – Татар иле» газетасы мөһим проект булган. Шамил Шәмси улы башлаган эш редакциядә бүген дә яши. Ул идеяләр, принципларга нигезләнгән проектны алып барабыз, эшен дәвам итәбез», – диде ул.

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов мәрхүмне шәхсән белмәвен, әмма алар нигез салган мәктәпне узуын әйтте. «Мин Шамил аганы шәхсән белми идем. Без Шамил агалар нигез салган журналистика үрнәгендә тәрбияләнеп үстек һәм шушы традицияләрне саклап, дәвам итәргә тырышабыз. Безнең хезмәт дәверендә Хамматовлар фамилиясе һәрвакыт яңгырап торды», – диде ул.

Шамил Хамматов әти-әнисе янында Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

  • Шамил Шәмси улы Хамматов 1946 елның 27 августында Казанда туа, күп еллар «Советская Татария» газетасы редакциясендә эшли. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире итеп билгеләнә, 1989 елда ТАССРның Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сату дәүләт комитеты рәисе була.
  • 1991-1992 елларда ул Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры, 1993–1998 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында генераль директор урынбасары була. 2011 елга кадәр Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазифасында эшли.
  • Шамил Хамматов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100