Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа»да командалы шахмат - чесбол буенча турнир узды
Бүген «Татмедиа» бинасында Казанда булдырылган шахматның уникаль команда форматы — чесбол буенча беренче корпоратив турнир узды. Төймәләр белән җиһазландырылган махсус өстәлләрдә медиахолдингның төрле редакцияләре һәм бүлекчәләреннән җыелган дүрт команда көч сынашты.
Чесбол — 8x8 форматында команда белән уйнала торган шахмат төре. Уенда һәр катнашучы үз вертикалендәге фигуралар өчен җаваплы, ә уенда йөрү хокукын төймәгә беренче булып баскан уенчыга автоматлаштырылган система бирә. Регламент буенча, партия вакытында уенчылар арасында аралашу катгый тыела.
Турнирда хөкемдар булган Роман Стрельников билгеләп үткәнчә, тактик яктан мөһим элемент — капитанның уен барышында бер тапкыр бер минутлык тайм-аут алып, команда белән позицияне фикерләшү мөмкинлеге.
Фото: © «Татар-информ», Чулпан Шакирова
Чесбол концепциясенең авторы — Казан инженеры Степан Сильвестров. Ул 2009 елда дисциплинаны булдырган һәм бүген Чесбол федерациясен җитәкли.
Турнир үткәрү инициативасы белән «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыга. Башта чараны урамда «зур шахмат» форматында уздыру планлаштырылган, әмма һава торышы аркасында формат үзгәртелгән.
Турнирда дүрт команда катнашты: «Татар-информ», «Татмедиа» АҖ һәм РА җыелма командасы, «Республика Татарстан», шулай ук «Сувар», «Шәһри Казан» һәм «Идел» газеталары хезмәткәрләреннән җыелган «Ладья».
Киеренке финалда «Татмедиа» командасы җиңү яулады, ә «Татар-информ» командасы икенче урынны алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз