news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»да «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелде

«Татмедиа» бинасында «Ибн Фадлан» документаль-уен фильмы күрсәтелде. Чара «Миллиард.татар» интернет-порталы ярдәме белән оештырылды..

Фильмны картина режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов шәрехләп барды.

«Нәфис фильмның коры тарихи хакыйкатьтән кызыклырак булуының тагын бер мисалы», — диде Измайлов.

Фильм күрсәтү «Миллиард.татар» фәнни-белем бирү лекторий эгидасы белән узды. Гадәти булмаган формат тамашачыны милли тарихны өйрәнүгә кызыксындырырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot