news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды

«Татмедиа»да газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бүген «Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, анда медиахолдингның газета һәм журналларын укучылары катнашты. Акциядә катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 420 гариза килгән, шулай ук Төмән өлкәсе, Башкортстан, Красноярск, Самара, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән 14 катнашучы бар.

«Татмедиа» басмаларының гомуми тиражы 200 мең нөсхәдән артып китә. Журналларның һәм газеталарның кулдан- кулга тапшырылуын исәпкә алып, миллионга якын кеше безнең укучыбыз булды, ә бу - зур казаныш. Укучылар арасында бүләкләр уйнату традициягә әверелде, без аны унынчы ел үткәрәбез. Иң мөһиме, акция кешеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирә, алар безгә хатлар яза, без укыйбыз, кызыксынабыз. Һәр ярты ел саен бүләкләр уйнатабыз. Безнең өчен бу зур шатлык. Уңышыбыз шунда: без кирәк һәм ихтыяҗ бар», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Акциядә кыйммәтле бүләк отучыларга үлән чапкыч, телевизор, ике тузан суырткыч, җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, ике электрик шөреп боргыч, өч үтүк һәм өч тонометр тапшырылды. Төп бүләк - скутер – Менделеевск районында яшәүче Фәүзия Фатыйховага булды. Ул татар матбугатын укый, шуңа күрә «Мәдәни җомга» газетасын һәм «Сөембикә» журналын яздырткан.

«Ел саен акциядә катнашырга гариза җибәрәм, өч тапкыр бүләк оттым. Күргәнегезчә, бүген төп бүләк - скутерны алдым. Барлык оештыручыларга да рәхмәт белдерәсем килә. Мин үзем пенсионер, шуңа күрә скутерны улыма бирәм, ә мин пассажиры булам», - диде җиңүче.

Акциядә катнашыр өчен, медиахолдинг газета-журналларына язылырга һәм квитанциясен җибәрергә кирәк.

«Квитанцияләр белән укучылардан бик җылы хатлар килә, алар үзләренең шатлыклары һәм кайгылары белән уртаклаша. Юбилярлар да, алтын туйларын бәйрәм итүчеләр дә, оныклар өчен балалар басмалары яздырган әби-бабайлар да бар. Хатларда конкрет басмалар өчен тәкъдимнәр дә бар, без аларны редакцияләргә тапшырабыз. Ата-аналар өчен басмалар яздыра торган балалар да аз түгел, бу бигрәк тә татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә актуаль», - диделәр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100