news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшыру тантанасы була

13 февральдә 14.00 сәгатьтә «Татмедма» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясе нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшыру тантанасы була. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татмедиа» АҖ 2024 елның беренче яртыеллыгына холдингның ким дигәндә ике басмасына (газета+ журнал) язылган абунәчеләр арасында күп кенә кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Акция шартлары буенча, оештыручылар абунәчеләрнең 452 гаризасын теркәде. Гаризалар Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән дә килде.

Бүләкләр арасында телевизор, электр ит тарткычы, вертикаль тузан суыргыч, шөреп боргыч, ипи пешерү җайланмалары, термопотлар, тонометрлар һәм үтүкләр бар иде. Акциянең төп бүләге - «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама.

Акциядә катнашучылар арасында әлеге чарада һәрвакыт катнашучы даими укучылар бар. Иң өлкән катнашучы – Чистайдан Мария Иванова, аңа 96 яшь! Буадан Нәзимә Хөсәенова исә 91 яшен тутырган!

Ә Спас районыннан Әнвәр Закиров газета-журналларны инде 50 елдан артык яздырып укый, акциядә актив катнаша, ул «Новая жизнь» һәм «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарына язылган.

Саба районыннан Әнисә Гатиятова рекордсмен-язылучы булган. Ул барлыгы 14 басмага язылган, алар арасында «Татмедиа» АҖ газета-журналлары да, шәхси басмалар да бар.

Төп бүләк – шифаханәгә юлламаны Балтач районыннан Айдар Зәкиев отты. Ул әле узган атнада гына контракт буенча махсус хәрби операция зонасына киткән. Бүләк аның хатыны Гөлшат ханымга тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100