news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да Башкортстанның популяр блогерлары белән очрашу узды

«Ялкын» журналы 11 ноябрь көнне Башкортстанның популяр блогерлары белән «Кунак Party» оештырды. Күрше республикабыздан Дамир Ильгамович, Алмаз Мостафин, Илнара Рахмангулова килде.

Беренче чиратта, күрше республика блогерлары «Татмедиа» бинасында экскурсиядә булды. «Әдәби кафе», «Татар-информ», «Тәртип» радиосы, «Салават күпере» журналының студиясе һәм шулай ук «Татмедиа»дагы интернет мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән эшләүче бүлек белән таныштылар. Бу хакта «Ялкын» журналы хәбәр итә.

Башкортстаннан килгән блогерлар белән «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыков та очрашты. Бүгенге көндәге журналистика һәм блогерлык юнәлешенең тыгыз бәйләнеше турында үз фикерен әйтте. Блогерларның үсеше заманча медиакоммуникацияләрнең үсеше белән бер дәрәҗәдә алып барыла, дип ассызыклады. Киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итүгә чакырды.

Соңыннан «Ялкын» студиясендә студентлар һәм татар блогерлары белән очрашу узды.

«Яшьләргә блогерлык бик кызык һәм шуңа күрә без һәрвакытта алар өчен кумир булган блогерларны чакырырга тырышабыз. Татар блогерлары, яшьләр аларның тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен, гомумән, якыннан танышыр өчен», – диде «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100