news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»да абунәчеләр арасында 100 мең сум һәм дистәләгән кыйммәтле бүләкләр уйнаттылар

Бүген, 14 августта, «Татмедиа» медиахолдингында «Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан 632 кеше катнашты.

Төп призга – 100 мең сум – Балык Бистәсе районыннан Гүзәл Хәбибуллина (45нче катнашучы) лаек булды. Телевизор Кама Тамагыннан Илгиз Кәримовка (506нчы катнашучы) чыкты.

Бүләкләр уйнатуда 2025 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага («газета + журнал») язылган абунәчеләр катнашты. Җиңүчеләр шулай ук тонометрлар, вертикаль тузан суыргычлар, электр иттарткычлар, шөреп боргычлар, инструментлар җыелмасы, блендерлар, газон чапкыч-триммерлар, җиләк-җимеш киптергечләр һәм үтүкләр отты.

«Бүләкләр уйнатуда, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ике басмасына язылып, безгә үз квитанцияләрен җибәргән һәркем катнаша ала. Бүген төп конкурста Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Башкортстаннан 632 абунәче катнашты», – дип искәртте «Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина.

Параллель рәвештә биш һәм аннан да күбрәк басмага язылган абунәче-рекордсменнар арасында икенче конкурс та узды. Әлеге акциядә катнашкан 18 кеше арасында вертикаль тузан суыргыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы, блендер һәм тонометр уйнатылды. Өстәвенә, аларның бүләк уйнатуның икесендә дә катнашу мөмкинлеге бар иде.

Укырга яратучылар, гадәттәгечә, күпсанлы газета-журналга языла һәм еш кына берничә тапкыр бүләк ота. Әйтик, Мөслим районыннан Миләүшә Хәсәнова узган юлы вертикаль тузан суыргыч алган иде, ә хәзер блендер отты. Суперприз иясе – Гүзәл Хәбибуллина да бүләк уйнатуда берничә тапкыр катнашкан.

Конкурсны «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова һәм «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина күзәтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 августта 13.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2) узачак.

«Һәр ярты ел саен без шундый акцияләр үткәрәбез. Газета-журналларга язылыгыз, квитанцияләр җибәрегез – бүләк оту өчен шул да җитә», - дип искәртте Сафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot