news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» журналисты иң яхшы әсәргә Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

«Татмедиа» журналисты иң яхшы әсәргә Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
Фото: © «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева

«Татмедиа» медиахолдингының «Мамадыш-информ» редакциясе журналисты Эльмира Миңнекаева Россия Журналистлар берлеге оештырган «Иң яхшы журналист әсәре-2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Кичә «Бөтен Россия» медиафорумын ачу тантанасында берлек рәисе Владимир Соловьев аңа җиңүче дипломын һәм статуэтка тапшырды.

Быел бәйгегә бөтен Россиядән 800дән артык журналист эше тәкъдим ителгән. Бу 2022 елда бирелгәннән 40 процентка артык. «Көндәшлек көчле иде, жюрига бик күп көчле материаллар килде», — дип хәбәр итте конкурсны оештыручылар.

Фото: © «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева

Эльмира Миңнекаева конкурска кешеләрнең социаль адаптациясе турында материаллар циклын тәкъдим итә. Барлык материаллар мультимедия форматында, сторителлинг жанрында эшләнгән. Бу — теге дөньядан кайткан Мамадыш кешесе, юл кырыенда калган хатын-кыз һәм тиз арада юкка чыккан авылның бердәнбер һәм соңгы кешесе булган ир-ат турындагы «Могиканнарның соңгысы» хикәясе.

«Мин инде 10 ел журналистикада эшлим, әмма моңа кадәр бөтенроссия масштабындагы конкурсларда катнашканым булмады. Республика конкурсларында җиңүләрем күп булды. Мин материалларны хезмәттәшем, «Татмедиа» медиатренеры Равил Мөкмәнов киңәше буенча җибәрдем», — дип сөйли Эльмира.

«Бөтен Россия» заманча журналистика форумы секциясендә Эльмира Миңнекаева Россия төбәкләреннән килгән коллегалары өчен сторителлинг буенча мастер-класс үткәрде. Ул мультимедиа журналистларының кеше язмышлары турында язу тарихы һәм технологияләре турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100