news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» журналистлары Абхазиядәге мәгълүмат чараларына Татарстан тәҗрибәсен җиткерә

«Татмедиа» журналистлары Абхазиядәге мәгълүмат чараларына Татарстан тәҗрибәсен җиткерә
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте редакцияләре журналистлары – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» верстка белгече һәм дизайнеры Илдар Габидуллин Абхазиядәге «Апснымедиа» республика дәүләт учреждениесенә кергән редакцияләрдә Татарстан тәҗрибәсен җиткерә.

«Безнең газеталарның бай тарихы бар. Апсны» газетасына киләсе елда 105 ел тула. Алар өлкән булса да, сораулар бар – заман белән бергә атлау. Без «Татмедиа» белән булган килешүдән файдаланып, белгечләрне чакырырга булдык. Минемчә, газеталарның бизәлеше буенча сораулар бар, кирәкле белгечне чакырдык. Мәгълүмат агентлыгына оештыру мәсьәләләре буенча белгеч кирәк. Безнең кирәкле тәҗрибә юк, шуңа да без сезне чакырырга булдык», - диде Роберт Джопуа.

  • «Апснымедиа» дәүләт учреждениесе 2021 елның декабрендә төзелде Ул абхаз телендәге «Апсны» һәм рус телендәге «Республика Абхазия» газеталарын һәм «Апсныпресс» мәгълүмат агентлыгын берләштерә. Аның директоры - Роберт Джопуа. 2023 елның сентябрендә «Апснымедиа» «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән ике арада үзара хезмәттәшлек төзү турында килешү төзелде.

«Сезнең килүне бик яхшы дип бәялим. Үз казаныңда кайнагач, нәрсәгәдер күнегәсең, стереотиплар барлыкка килә, үз гаеп-кыекларыңны күрмисең. Башка төбәкләр яңа технологияләрне ничек кертә икәнлеген белү мөмкинлеге бик юк, без, элекке буын буларак, яңа технологияләрне бик белеп тә бетермибез. Мин бик кызык әйберләр күрдем, яңа идеяләр туды. Сезгә зур рәхмәт!» – диде мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Манана Гургулия.

«Шәһри Казан» хезмәткәре Илдар Габидуллин «Апсны» һәм «Республика Абхазия» газеталарына верстканы заманча дизайн үрнәкләре белән таныштырды, яңа алымнар белән верстка ясап күрсәтте. Рәмис Латыйпов «Апсныпресс» мәгълүмат агентлыгына «Татар-информ» агентлыгындагы стандартлар белән таныштырды, «Интертат» сайтының эш рәвешен күрсәтте. Шулай ук социаль челтәрләрне үстерү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

«Һәрвакыт квалификацияңне арттырып тору безнең өчен кызыклы. Позитив фонда яңа идеяләр туар дип уйлыйм», - дип бәяләде тәҗрибә уртаклашуны «Апсныпресс» журналисты Эльвира Горзолия.

Лана Цвижба журналистика өлкәсендә 9 ел эшли. Ул инде моңа кадәр дә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте уздырган укуда катнашуын әйтте. «Без «Татмедиа» уздырган укытуга бик позитив карыйбыз. Безгә Александр Третьяков семинар уздырган иде. Третьяков безгә җиткергән белемнәрнең бер өлешен без инде кулландык. Бүген дә сезнең килеп, тәҗрибә уртаклашуны уңай кабул итәбез. Без яратып бу белемнәрне кабул итәбез», - диде Лана Цвижба.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100