Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» янында керәшен бәйрәме «Медиа-Питрау» узды
Бәйрәм керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасының – 20 һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылды.
Казанда «Татмедиа» янындагы скверда «Медиа-Питрау» бәйрәме булды.
Чара керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасының – 20 һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бу бәйрәмне ел саен үткәрү нияте булуын әйтте.
«Татар халкы күп төрле, күп төсле, күп кырлы, әмма бер милләт. Без - барыбыз да татарлар. Безнең бөтен байлыгыбыз күп төрле булуыбызда чагыла. Һәрберебезнең үзенчәлеге бар, без аны саклап калырга тиеш. Керәшеннәрнең дә бик матур бәйрәме бар. Бүген «Медиа-Питрау»ны беренче тапкыр үткәрәбез, киләчәктә ел саен үткәрергә телибез», – диде ул.
Скверда фотозона ясалган иде, Килгән кунакларны Питрауда пешерелә торган ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне Дмитрий Баранов алып барды. Кунаклар каршында Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокал-инструменталь ансамбле, пародия остасы Вадим Шрыков, җырчылар Римма Никитина, Илдар Насыйров чыгыш ясады.
«Туганайлар» газетасы редакторы Юлия Губина газетаның юбилеена багышланган чараларның көз айларында да булачагын әйтте, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады
«Керәшен матбугатының 100 елдан артык тарихы бар, иң озын гомерлесе – «Туганайлар». Журналистлар һәркөнне төрле чарада эшли, ә бүген үзебез өчен дә ял оештырырга булдык», – диде ул.
«Тумар» вокал-инструменталь ансамбле артисты Марина Казакова мондый форматтагы чаралар ел саен үткәрелсен иде дигән теләген әйтте.
«Без бу бәйрәмгә бик теләп килдек. Питрау – керәшеннәр өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Мондый форматтагы бәйрәмнәр кирәк дип уйлыйм, чөнки Пиртрауның нинди бәйрәм булуын белмәгән кешеләр дә булырга мөмкин. Узып барган кешеләр, балалар да кызыксынып карый, алар бу бәйрәмнең асылын күрә. Киләсе елларда да бу традиция дәвам итсен иде», – диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бәйрәмне онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз