Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» хезмәткәрләре Заманча журналистика форумының Бөтенроссия конкурсында җиңде
«Татмедиа» холдингына керүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре «Бөтен Россия – 2022» XXVI Заманча журналистика форумының Бөтенроссия иҗади конкурсында призлы урыннар яулады.
«Иң яхшы оператор эше / Фотограф эше» номинациясендә беренче урын «Түбән Кама-Информ» хезмәткәре Евгений Лызаевка «Вяземский котел» фильмы өчен бирелде.
«Елның махсус проекты/акциясе» номинациясендә «Татарстан» журналы мөхәррире Татьяна Вафина иң яхшы дип табылды. Аңа җиңүне «Описывать бесцельно – надо читать» дигән махсус чыгарылыш өчен бирделәр.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр форум кырларында шулай ук «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменовны «Иң яхшы журналист әсәре» номинациясендә билгеләп үткәннәр иде. Ул илнең иң яхшы 10 журналисты исемлегенә керде.
«Бөтен Россия – 2022» XXVI Заманча журналистика форумы 28 сентябрьгә кадәр барачак. Быел әлеге чара Россиядән генә түгел, Һиндстан, Сербиядән дә 1 меңнән артык журналист җыячак. Моннан тыш, быел форумга беренче тапкыр Донбасс Республикаларыннан журналистлар киләчәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин сәламләү сүзендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз