news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» хезмәткәрләре коронавируска һәм гриппка каршы прививка ясатты

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләре, аның филиаллары журналистлары, шул исәптән «Татар-информ» хезмәткәрләре дә гриппка һәм коронавируска каршы вакцина ясатты. Күпләр «Спутник V» ясатуның интраназаль ысулын сайлады.

Агентлык бинасында журналистлар, редакция хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ике атнага бер мәртәбә вакцинациянең мобиль пункты эшли. Бу юлы табиблар хезмәткәрләргә прививканы интраназаль ысул белән ясады, ягъни «Спутник V»ны борын куышлыгына сиптерделәр.

«Татмедиа» офисына Казанның җиденче хастаханәсе табиблары килде. Вакцинация алдыннан бар кешене карадылар һәм терапевт белән әңгәмә уздырдылар. Шуннан соң шәфкать туташы препаратны борынның бер куышлыгына салды. «Спутник V» йоткылыктан авызга агып төшәргә тиеш. Препаратны салганнан соң шәфкать туташы һәр кешедән дә препаратның тәме турында сорады. Агентлык хезмәткәрләре сүзләренчә, «Спутник V» баллы булган.

Искәртеп үтик, узган елның ноябрь ахырына Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең 100 проценты яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган иде. Күпләрнең ревакцинация вакыты җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot