Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» телеграмы Татарстанда атнаның иң тиз үсә торган каналы дип табылды
2019 елның августында эшли башлаган электрон ресурс көн саен республикадагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). «Татмедиа» телеграмы атна дәвамында Татарстандагы башка каналлар арасында аудитория үсеше буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Рейтинг «Без булдырабыз» каналында дөнья күргән.
Җиде көн эчендә электрон ресурска 217 кеше язылган. 2019 елның августында эшли башлаган электрон ресурс көн саен республикадагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының шушы көннәрдә узган утырышында «Татмедиа» АҖнең гаммәви мәгълүмат челтәрләрен биш линейкага берләштерәчәге турында билгеле булган иде.
Беренче линейкага - 100дән артык сайтны үз эченә алган tatmedia.ru бердәм яңалыклар агрегаты, икенчесенә «Татарстан-24» телечелтәре керде. Өченче линейка «Атна вакыйгалары» һәм «События недели» газета комплексын үз эченә алып, район газеталарын берләштерә торган ресурска әвереләчәк.
Алдагы комплекска «Күңел» радиочелтәре һәм «Китап» онлайн-радиосы керәчәк. Шулай ук «Татмедиа» профильләренең социаль челтәрләрдәге аерым линейкасы да булдырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз