Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа»: Татарстан мәгълүмат чаралары Уграда тору турында реаль мәгълүмат җиткерде
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары быел милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен актив яктыртты.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Республика массакүләм мәгълүмат чаралары быел халыклар арасында тынычлыкны саклауда зур роль уйнауларын һәм Уграда кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү мәсьәләсенә йогынты ясауларын исбатлады. Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов шундый фикер белән уртаклашты.
«Республика массакүләм мәгълүмат чаралары милләтара тынычлыкны саклау буенча зур роль уйный. „Уграда кара-каршы тору " истәлекле көнен бәйрәм итү тәкъдиме уңаеннан киң җәмәгатьчелек Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә әлеге тарихи вакыйганың чынбарлыктагы эчтәлеге һәм аны бәйрәм итү инициативасының мөмкин булган нәтиҗәләре турында объектив мәгълүмат ала алды», — дип сөйләде ул.
Миргалимов 2019 елда этникара мөнәсәбәтләр темасына багышланган мәкаләләр саны артканлыгын әйтте һәм алар белән кызыксынуны тотрыклы рәвештә югары дип санарга мөмкин, диде.
«Милли сәясәт темасы буенча массакүләм мәгълүмат чараларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда материалларның гомуми саны сакланып калды һәм хәтта артты, 9 мең 400 тирәсе материал чыкты», — диде ул.
Галерея: Заседание Межведомственной рабочей группы по вопросам межнациональных отношений в РТ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз