Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк
Медиахолдинг продукциясе Ozon, Wildberries, KazanExpress, «Яндекс.Маркет» һ.б. электрон мәйданчыкларда тәкъдим ителгән инде.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Алексей Угаров). «Татмедиа» медиахолдингы маркетплейсларда басма продукция сату күләмен актив рәвештә арттырырга кереште. Аның максаты – Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итү. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Маркетплейслар безгә басма продукцияне бөтен дөньяга тарату мөмкинлеген бирә. Коронавирус пандемиясе чорында бу аеруча актуаль. Безнең бурыч – дөньяның барлык почмакларындагы татар диаспораларын туган телдәге газета-журналлар һәм китаплар белән тәэмин итү. Без Татарстанда басма продукциягә ихтыяҗ булуына шикләнмибез», - диде Садыйков.
Генераль директор сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ продукциясе Ozon, Wildberries, KazanExpress, «Яндекс.Маркет» һ.б. электрон мәйданчыкларда тәкъдим ителгән инде.
Моннан тыш, медиахолдинг сайтында фирма интернет-кибете эшли, анда сату күрсәткечләре тотрыклы. «Салават күпере», «Сөембикә» һәм «Чаян» - журналлар арасында онлайн-сатулар буенча лидер. Аларны Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә актив сатып алалар.
«Татмедиа» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. Медиахолдинг 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 20 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз