news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» Татарстан Милли музееның мәгълүмати партнеры булды

«Татмедиа» Татарстан Милли музееның мәгълүмати партнеры булды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» АҖ ТР Милли музееның мәгълүмати партнеры булды. Бүген яклар шул хактагы килешүне имзалады.

Килешү «Татмедиа» АҖ мәгълүмат ресурсларында мәдәни һәм тарихи мирасны нәтиҗәле популярлаштыруны тәэмин итү өчен ике оешманың партнерлык хезмәттәшлеген документаль рәвештә беркетә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Килешү кысаларында «Татмедиа» журналистлары музей фондларында фотога һәм видеога төшерү, музей әйберләренең электрон күчермәләрен тәкъдим итү, ТР Милли музее территориясендә уртак чаралар үткәрү хокукына ия булачак, ә «Татмедиа» ресурсларында музей материаллары урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot