news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» Сочида ясалма фәһем куллану һәм вертикаль видео ясау тәҗрибәсен тәкъдим итте

«Татмедиа» Сочида ясалма фәһем куллану һәм вертикаль видео ясау тәҗрибәсен тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Сочида узучы «Бөтен Россия-2025» заманча журналистика форумында өч мастер-класс кысаларында үзенең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

«Быел бездә өч яңа трек, өч яңа юнәлеш барлыкка килде. Бу вертикаль видеомәгълүмат дизайны, нейрочелтәрләр һәм монетизация. Бүген без сезнең белән әлеге өч теманы да караячакбыз. Бу һәркем өчен файдалы булыр, дип уйлыйм», – дип белдерде «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Алсу Исмәгыйлова.

Шуннан соң спикер шулай ук форумда катнашучылар белән тәҗрибәсен уртаклашачак коллегалары белән таныштырып узды. Бу «Питрәч-информ» басмасы баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова һәм «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров.

Шәмсетдинованың чыгышы вертикаль видеомәгълүмат дизайнына, ә Сабировныкы монетизациягә багышланган иде. Исмәгыйлева редакция эшендә нейрочелтәрләр куллану турында сөйләде.

«Бу яхшы традициягә әйләнде. «Татмедиа» журналист эшчәнлегенең билгеле бер юнәлешләрендә лидер, новатор, экспериментатор булып тора», – диде бүгенге мастер-класслар турында медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков. Компания беренчеләрдән булып монетизация белән эшли һәм нейрочелтәрләр куллана башлады, шулай ук вертикаль видеолар ясауда яхшы нәтиҗәләргә иреште, дип искәртте ул.

«Бездән бөтен Россиядәге коллегалар күптән сорый. Узган елда да зур аншлаг булды, бүген дә, күргәнегезчә, журналистлар съездында иң популяр чараларның берсе. Кешеләрне конкретлык кызыксындыра: <...> сервисларга ничек тоташырга, моны кайда, ничек эшләргә, анда нинди алгоритмнар», - дип билгеләде Садыйков.

«Бөтенесенә редакциянең эш методикасы кызык. <...> Безгә жәл түгел – без, киресенчә, бөтен Россия буйлап журналистиканың үсүен телибез. Моннан безнең барыбызга да яхшы булачак», - дип ассызыклады ул.

Шамил Садыйков шулай ук семинарда катнашучылар «Татмедиа» медиамәктәбе белән кызыксынуы һәм әлеге тәҗрибәне алга таба тапшыру өчен анда укыту узарга теләк белдерүе турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot