news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» Сочида «Бөтен Россия» заманча журналистика форумында Татарстанны тәкъдим итә

«Татмедиа» Сочида «Бөтен Россия» заманча журналистика форумында Татарстанны тәкъдим итә
Фото: Алсу Исмәгыйлева / «Татар-информ»

Бүген Сочида рәсми рәвештә «Бөтен Россия» традицион заманча журналистика форумы ачылды. «Татмедиа» медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын тәкъдим итә. Алар - «Чаян» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, яңартылган «Идел» һәм «Идель» яшьләр журналлары, шулай ук «Татмедиа династиясе» проекты.

Бүген форумның тантаналы ачылышында Татарстан делегациясен Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков аны чәкчәк белән сыйлады, татар милли сувенирларын һәм «Чаян» журналын бүләк итте.

«Чаян» ничек тәрҗемә ителә?» — дип кызыксынды Соловьев. «Скорпион», — дип җавап бирде Садыйков һәм кайчандыр аның иң күп тиражлы журналларның берсе булуын әйтте.

Фото: © Алсу Исмәгыйлева / «Татар-информ»

Чарада шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та катнашты. Аның сүзләренчә, хәзер оешмага керергә теләүчеләр күп.

«Соңгы 10 гаризаны яшьләрдән кабул иттек», - диде Әминов.

Владимир Соловьев таныклыклар тапшыруга шәхсән үзе килергә вәгъдә итте.

«Бөтен Россия» заманча журналистика форумы Сочида уза, быел ул 27нче тапкыр үткәрелә. Форумда бөтен Россиядән, шул исәптән яңа кушылган территорияләрдән журналистлар катнаша.

«Татмедиа» медиахолдингы Россиядә иң зур оешмаларның берсе, аңа 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал һәм 14 радиоканал, шулай ук социаль челтәрләрдә 350 профиль керә. Компаниядә 1500 хезмәткәр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100