news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» скверында «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

«Татмедиа» скверында «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Татмедиа» бинасы янында «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Шул уңайдан журнал бәйрәм дә оештырды. Ул Татарстан матбугаты көненә багышланган «Медиапикник» кысаларында үткәрелә.

«Ялкын»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин күргәзмәнең җәй дәвамында эшләячәген әйтте.

«Безнең өчен быел мөһим үзенчәлекле, мәгънәле һәм тарихи вакыйга - ул «Ялкын»га 100 ел. «Медиапикник» кысаларында үз күргәзмәбезне ачтык. Ул җәй дәвамында эшләячәк. Бу интерактив та, эчтәлекле дә, тарихи да, белем бирә торган да күргәзмә», – диде Илназ Фазуллин.

Бәйрәмдә эстрада җырчылары Илназ Гарипов, Лилия Хәйруллина чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot