news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татмедиа” сайтларына керүчеләр саны 46 процентка артып, тәүлегенә 196 мең булды

“Медиалогия” мәгълүматлары буенча, 2018 елда Татарстанда иң еш телгә алынган мәгълүмат чарасы булып “Татар-информ” агентлыгы танылган.

“Татмедиа” сайтларына керүчеләр саны 46 процентка артып, тәүлегенә 196 мең булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 2018 елда “Татмедиа” медиахолдингы берничә редакциянең сайтын яңа платформага күчерде. Бу аларга керүчеләр санын арттырырга ярдәм итте. Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ведомствоның еллык коллегиясендә әйтте.

“Татмедиа”ның 81 сайтындагы суммар аудитория тәүлегенә 196 мең уникаль кулланучыны тәшкил итә. Узган елда район гәзитләренең һәм журналларның 45 сайты яңа платформага күчте. Бу анда керүчеләр санын 46 процентка арттырырга ярдәм итте”, - диде Айрат Зарипов.

Ул “Яндекс.Метрика” сервисы мәгълүматлары буенча, узган елда “Челнинские известия” газетасы аудиториясенең 4 тапкырга, “Казанские ведомости” газетасыныкы 3 тапкырга артуын әйтте. “Медиалогия” мәгълүматлары буенча, 2018 елда Татарстанда иң еш телгә алынган мәгълүмат чарасы булып “Татар-информ” агентлыгы табылды”, - диде Зарипов.

Үз чыгышында “Татмедиа” җитәкчесе Татарстандагы матбугат чаралары редакцияләренә социаль челтәрләрдәге язылучыларын актив арттырырга кушты. Ул бүген “Татмедиа” холдингы редакцияләренең социаль челтәрләрдә 300 төркем алып баруын әйтте. “Төркемнәргә язылучыларның гомуми суммасы 1,5 миллион кеше. 2017 ел белән чагыштырганда үсеш 64 процентны тәшкил итә”, - диде Айрат Зарипов.

Айрат Зарипов сүзләренчә, яшьләр басмалары да социаль челтәрләрдә үз аудиторияләрен арттыра. Бүген иң күп язылучылар “Сабантуй” журналында, якынча 17 мең һәм “Ялкын” журналында – 15,8 мең. 2018 елда “Идел” журналы язылучылары 6 тапкырга артып, 14,6 мең кеше булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100